Онлайн трансляция

Свернуть

Кыш ахырында суыклар үз көченә керәчәк

Кыш ахырында суыклар үз көченә керәчәк

https://tnv.ru

20 Февраль 2025, 11:30

137

0

Кыш ахырында суыклар үз көченә керәчәк
Иртәгә, 21 февральдә, Татарстанда явым-төшемнәрсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Юлларда бозлавык. Җил тизлеге 4-9 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -15..-20 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Аяз вакытта -26 градуска кадәр җитә. Көндез -7..-12 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура -16..-18 градуска җитәчәк. Аяз вакытта - 21 градус. Көндез һава -7..-9 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар