Онлайн трансляция

Свернуть

Март башында Татарстанда салкын һава торышы сакланачак

Март башында Татарстанда салкын һава торышы сакланачак

https://tnv.ru

25 Февраль 2025, 14:00

224

0

Март башында Татарстанда салкын һава торышы сакланачак
Календарьдә яз килгәч, Татарстанда җылы көтәргә кирәкми. Март башында республикага салкыннар киләчәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәгенең алдан бирелгән фаразыннан күренә.

Синоптиклар 28 февраль һәм 1 мартта урыны белән кар явачак, дип фаразлый. Төнлә -10..-15 градус көтелә, көнчыгышта аязган вакытта салкыннар -19 градуска кадәр көчәячәк, көндез -2 дән -7 градуска кадәр көтелә.

Элегрәк Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд март салкыннары - нормаль күренеш, дип белдергән иде. Ул искәрткәнчә, температураның 0 градустан уңай күрсәткечләргә күчүе гадәттә 20-22 мартта була. Быел, кыш җылы килгәнгә, бу көннәр алгарак күченергә мөмкин.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар