https://tnv.ru
04 Март 2025, 17:40
158
0

Синоптиклар быелгы яз турында иртә киләчәк һәм аномаль җылы булачак диләр. Мондый һава торышы илнең үзәк һәм төньяк төбәкләрендә күзәтеләчәк. Сәбәбе - Атлантикадан килгән җылы һава массалары.
Бу атна ахырында һава температурасы +2 градуска кадәр күтәрелә. Казан зоопаркында яшәүчеләр дә язгы үзгәрешне сизә. Монда яшәүче Филимон кушаматлы фил шаянлана башлаган. Аның яраткан уенчыгы бар, ул - тәгәрмәч шинасы.
Зоопарктагы иң зур хайваннарның берсе, язгы кояш нурларында җылыну өчен ачык һавага да ешрак чыга икән.
Фото и видео: vk.com/kazzoobotsad
Бүлешергә
Комментарии 0