Онлайн трансляция

Свернуть

Елдагыча булмаячак: Синоптиклар март алып килгән үзгәрешләрне атадылар

Елдагыча булмаячак: Синоптиклар март алып килгән үзгәрешләрне атадылар

https://tnv.ru

06 Март 2025, 15:54

507

0

Елдагыча булмаячак: Синоптиклар март алып килгән үзгәрешләрне атадылар
Татарстанда якындагы биш көнгә һава торышы үзгәрешләре турында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе белгечләре сөйләде.

Ведомство мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә кар һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшемнәр, кайбер районнарда яңгырлы җылы һава көтелә. Һаваның уртача температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 4-5 градуска югарырак булыр дип көтелә.

7 мартта, циклон тәэсирендә республикада болытлы булачак. Төнлә аз, урыны белән уртача кар явачак. Көндез кар, җепшек кар, кайбер районнарда яңгыр явуы көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал. Төнлә -2..-7 градус, көндез -2..+3 градус булачак. Юлларда бозлавык, кар боткасы.

8 мартта циклонның эчке өлешендә кар, җепшек кар, 15-17 м/с кадәр көчле җил, төнлә кайбер районнарда буран булыр дип фаразлана. Төнлә температура -1..-6, көндез -3..+1 градус булачак.

9 мартка каршы төндә сизелерлек явым-төшем булмаячак. Көндез чираттагы төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты республикага җепшек кар һәм яңгыр китерәчәк. Төнлә температура -7..-12 градус һәм көндез -1..+3 градус тәшкил итәчәк.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар