Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Татарстанда язгы ташуны 20 көнгә иртәрәк көтәләр

Быел Татарстанда язгы ташуны 20 көнгә иртәрәк көтәләр

https://tnv.ru

17 Март 2025, 14:30

Быел Татарстанда язгы ташуны гадәттәгедән 20 көнгә иртәрәк көтәләр. Чөнки көннәр җылы тора. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Хәзер температура 0дән югары. Бу - елга, инешләр ачылуына китерә торган һава торышы, ди белгечләр. Әлеге чорда бозның калынлыгы да ышанычсыз. Кичә генә Башкаланың Идел буе районында 54 яшьлек балыкчы ир-ат боз астына төшеп батып үлә. Бу соңгы атна эчендә булган шундый 3нче фаҗигале очрак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар