Онлайн трансляция

Свернуть

Киләсе тәүлектә Татарстанда -6 градуска кадәр суыта

Киләсе тәүлектә Татарстанда -6 градуска кадәр суыта

https://tnv.ru

27 Март 2025, 16:40

212

0

Киләсе тәүлектә Татарстанда -6 градуска кадәр суыта
Иртәгә, 28 мартта, Татарстанда төнлә урыны белән яңгыр явып узачак, көндез күпчелек вакыт явым-төемнәрсез. Җил тизлеге 5-10 м/с кадәр арта. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +3..-2 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Кайбер районнарда төнлә -6 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез +8..+13 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +1..+3 градуска җитәчәк. Көндез һава +11..+13 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: freepik.com



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар