https://tnv.ru
02 Апрель 2025, 17:12
Казанда кабат температура рекорды куелды. Апрельнең беренче көнендә башкалада термометр күрсәткече 16 градуска кадәр күтәрелгән.
Соңгы тапкыр - 42 ел элек шулай җылы була. 1983нче елның 1нче апрелендә +12,6 градус теркәлә. Бүген дә көндез Казанда җылы иде. Нурлат, Әлмәт, Мөслим районнарында да температура 18 градустан артып китә. Татарстан халкы күчмә кошларны көннән көн ешрак очрата. Төркем-төркем кыр казларын гына түгел, аккошларны да күрүчеләр бар.
Яз иртә килү сәбәпле, сөйрәлүчеләр дә активлашкан. Башкаланың Совет районында яшәүчеләр еланнарга тап булган.
Бүлешергә
Комментарии 0