Онлайн трансляция

Свернуть

Температура рекордлары: сентябрьгә кадәр һава торышы нормадан югары булачак

Температура рекордлары: сентябрьгә кадәр һава торышы нормадан югары булачак

https://tnv.ru

07 Апрель 2025, 12:17

343

0

Температура рекордлары: сентябрьгә кадәр һава торышы нормадан югары булачак

Узган атнада Россиянең Гидрометеорология үзәге - сентябрьгә кадәр температураның нормадан югары булачагын хәбәр итте.Татарстанда 3 көн рәттән рекорд куелды. Яз башыннан Казанда 8 тапкыр рекорд кабатлана.

Белгечләр моны, әлеге дә баягы - Җирнең глобаль җылыну тәэсире, ди. 2020нче елдан башлап, язның иртә килүе дә шуның йогынтысы. Бу исә, тормышка һәм шәһәр-авыл хуҗалыгына йогынты ясый. Әйтик, кышын Татарстан буенча сөт җитештерү күләме кимемәгән - сыерлар да җылыны ярата. 

Идел белән Казансу елгасының саегуы - күз алдында. Карның Иделнең аскы өлешендә дә аз булуын, әле эссе көннәрнең башланмавын исәпкә алсак - бу проблеманың июньгә кискенләшү куркынычы бар. Балыкчылык, сугару, суднолар йөрү - берсе дә тәэсирен сизми калмаячак.

Авыл хуҗалыгы буенча. Кайбер районнарда җир әзер, дым бар - чәчәргә кирәк, ә алар тишелгәч кырау бәрсә - уңышсыз каласың, киткән чыгым да капланмый. Безгә ошаса да, мәшәкатьле кыш һәм яз турында - Инзилә Хөсәенова.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар