Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава шартлары үзгәрү аркасында кисәтүе игълан иттеләр

Татарстанда һава шартлары үзгәрү аркасында кисәтүе игълан иттеләр

https://tnv.ru

16 Май 2025, 16:10

54

0

Татарстанда һава шартлары үзгәрү аркасында кисәтүе игълан иттеләр
Татарстанда ял көннәре алдыннан һава шартларының начараюы турында кисәтүне ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре таратты.

"17 май көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-17 м/с", - диелә ведомство хәбәрендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларга һава торышы начар булганда реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында тормаска киңәш итәләр.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар