Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда яңгыр, яшен һәм боз көтелә

Иртәгә Татарстанда яңгыр, яшен һәм боз көтелә

https://tnv.ru

20 Май 2025, 14:22

Иртәгә, 21 майда, Татарстанда төнлә һәм иртән томан фаразлана. Көндез кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшен һәм боз. Җил тизлеге 23 м/с кадәр арта. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +6..+11 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +15..+20 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +9..+11 градуска җитәчәк. Көндез һава +18..+20 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: ТНВ, Ралинә Галиева

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар