Онлайн трансляция

Свернуть

Кисәтү: Кичен Татарстанда һава шартлары үзгәрәчәк

Кисәтү: Кичен Татарстанда һава шартлары үзгәрәчәк

https://tnv.ru

21 Май 2025, 16:18

Бүген кич үк Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Тиешле кисәтүне ТР Гидрометүзәге таратты.

"21 май кичендә, 22 май көндез һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә: тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 23 м/с кадәр; яшен һәм боз", - диелә ведомство хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Россиядә быел беренче тапкыр яшен сугудан үлем очрагы булды. Фаҗига Пермь краенда була. 

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар