Онлайн трансляция

Свернуть

Эш атнасы ахырында Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Эш атнасы ахырында Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

https://tnv.ru

22 Май 2025, 13:56

Иртәгә, 23 майда, Татарстанда кич яңгыр фаразлана. Җил тизлеге 14 м/с кадәр арта. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +3..+8 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +16..+21 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +6..+8 градуска җитәчәк. Көндез һава +18..+20 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: ТНВ, Алинә Шиһабетдинова

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар