Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда җәй бер атнага иртәрәк килгән

Татарстанда җәй бер атнага иртәрәк килгән

https://tnv.ru

27 Май 2025, 17:24

География фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Челнинские известия» басмасына биргән интервьюсында метеорологик җәй Татарстанга календарьга караганда бер атнага иртәрәк килде, дип белдерде.

Галим шулай ук язның соңгы аенда республикада нормадан 0,5 градуска җылырак, явым-төшем нормадан 2,5 мәртәбә артыграк булуын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, бу атнада республикага +32 градуска кадәр эссе киләчәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар