https://tnv.ru
28 Май 2025, 16:05
184
0
Татарстанда бу атнада бик эссе һава торышы урнашачак. Температура ялларга таба 32 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Инде иртәгә үк +31 булыр дип фаразлый синоптиклар.
Мондый һава торышын Республикага кояшлы антициклон алып килгән. Аның йогынтысында атна ахырына кадәр көннәр коры торачак. Илнең Европа өлешендәге төбәкләрдә дә шундый эссе һава торышы фаразлыйлар. Бу хакта Россия гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтте.
Ә менә Себергә кыш әйләнеп кайткан. Новосибирск өлкәсе, Красноярск крае һәм Кузбасста бүген кар яуган. Аның калынлыгы, урыны белән, 1 сантимерга җитә.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0