Онлайн трансляция

Свернуть

Игътибар! Бу көннәрдә янгын чыгу куркынычы зур

Игътибар! Бу көннәрдә янгын чыгу куркынычы зур

https://tnv.ru

29 Май 2025, 14:22

86

0

Татарстанда көннәр эсселәнә бара. Бүген һава температурасы урыны белән +31гә кадәр күтәреләчәк. Янгын чыгу куркынычы зур булганга, Республиканың гидрометеорология үзәгендә бүген шторм кисәтүе игълан иттеләр. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында - бу чорда учак ягу, коры үлән яндыру тыела, дип искәртәләр. 

Моннан тыш, сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләре ташлап калдырырга, пиротехникадан файдаланырга ярамый. Ялларда температураның 32 градуска җитүе ихтимал. Явым-төшем көтелми. Галимнәр сүзләренчә, быелгы сезон иң эссе 3 җәй исемлегенә керергә мөмкин.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар