Онлайн трансляция

Свернуть

Көчле җил, яшен һәм 33 градус эссе: 10 июньгә һава торышы билгеле!

Көчле җил, яшен һәм 33 градус эссе: 10 июньгә һава торышы билгеле!

https://tnv.ru

09 Июнь 2025, 12:30

575

0

Көчле җил, яшен һәм 33 градус эссе: 10 июньгә һава торышы билгеле!
Иртәгә, 10 июнь, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез конбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен һәм боз ихтимал. Җил тизлеге 23 м/с кадәр арта. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +12..+17 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +28..+33 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +19..+21 градуска җитәчәк. Көндез һава +30..+32 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар