Онлайн трансляция

Свернуть

Эссе, боз һәм яшен: ялларга һава торышы билгеле

Эссе, боз һәм яшен: ялларга һава торышы билгеле

https://tnv.ru

11 Июль 2025, 15:18

595

0

Эссе, боз һәм яшен: ялларга һава торышы билгеле
Иртәгә, 12 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы, кыска вакытлы яңгырлы һәм яшенле һава торышы көтелә. Урыны белән боз яварга мөмкин. Җил тизлеге 15-20 м/с кадәр арта, вакыты белән 24 м/с җитәргә мөмкин. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +15..+20 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +26..+31 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +18..+20 градуска җитәчәк. Көндез һава +29..+31 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар