Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларны күз күременә йогынты ясарлык томан турында кисәттеләр

Татарстанлыларны күз күременә йогынты ясарлык томан турында кисәттеләр

https://tnv.ru

14 Июль 2025, 14:57

33

0

Татарстанлыларны күз күременә йогынты ясарлык томан турында кисәттеләр
Татарстанда томан көтәләр. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе белгечләре кисәтү таратты.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 15 июльгә каршы төндә һәм иртән урыны белән республика территориясендә томан көтелә. Томан шартларында автомобильчеләргә аеруча сак булырга һәм билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Беренче чиратта, фараларның якындагы яктысын һәм, әгәр булса, томанга каршы фараларны кабызырга кирәк. Томан эчендә ерак яктылыкны файдаланырга киңәш ителми.

Шулай ук тизлекне киметү, алда баручы автомобильгә кадәр араны күбәйтү һәм игътибарлы булу мөһим.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар