Онлайн трансляция

Свернуть

Көчле яңгыр нәтиҗәсе: яңа түләүле юлда машиналар йөзеп йөри

Көчле яңгыр нәтиҗәсе: яңа түләүле юлда машиналар йөзеп йөри

https://tnv.ru

05 Август 2025, 12:05

319

0

Казанның Вознесение трактында автомобильләр кичә төнлә генә кабат йөри ала башлады. Аңарчы 10 сәгать тирәсе хәрәкәт туктатылган иде. Сәбәбе - кичәге көчле яңгыр. Вознесение трактының бер өлешен су баса.

Автомобильләр йөзеп йөрде, шәһәргә керү юлында чакрымнарга сузылган бөке хасил булды. Фучик урамындагы күпердә асфальт убылу хәлне тагын да катлауландыра. Яңгыр суы коеларына туфрак тулып, аларны тыгылдырган дип фаразлыйлар. Әлегә рәсми органнардан бернинди төгәл җавап юк.

Шәһәрнең Башкарма комитетында да, подрядчы оешмада да нигә шулай килеп чыкканын үзебез дә аңламыйбыз диләр. Тикшерүләр бара. Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар