https://tnv.ru
11 Август 2025, 17:12
Августның беренче көннәрендә айлык нормага якын яңгыр яуган. КФУ профессоры Юрий Переведенцев моны антициклонга алмашка циклон килүе белән аңлата.
Узган ялларда Татарстанның кайбер районнарында кабат ташкыннар акты. Урыны белән хәттә боз ява. Социаль челтәрләрдә шуның видеосы таралды. Яңгырның иң көчлесе Азнакайга эләгә. Бер көндә бер айлык норма яуган. Куе кара болытлар Казанны да урап узмый. Иртәдән ишә башлаган яңгырдан соң урамнарны су баса.
Әлеге кадрлар Зорге урамында, Универсиада проспектында төшерелгән. Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә кинотеатр түшәменнән гөрләвекләр ага. Залда күлләвекләр барлыкка килгән. Мондый һава торышы атна дәвамында кабатланырга мөмкин. Чөнки циклон китәргә ашыкмый.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0