Онлайн трансляция

Свернуть

Календарь буенча җәй ахырына якынлашса да, җылы көннәр кайчанга кадәр сакланыр?

Календарь буенча җәй ахырына якынлашса да, җылы көннәр кайчанга кадәр сакланыр?

https://tnv.ru

15 Август 2025, 12:24

Алдагы ялларда җәй - җылы, кояшлы көннәре белән сөендерәчәк. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Хәзерге һава торышына циклон йогынты ясый. Ул безгә яшенле яңгырлар алып килде. Урыны белән боз яуган районнар да бар. Шимбә - циклон китә. Аңа алмашка антициклон киләчәк.

Якшәмбе безне аяз көн көтә. Көндез термометр баганасы 26 градуска кадәр күтәреләчәк, дип фаразлый синоптиклар. Атна башыннан көннәр янәдән яңгырлы, әмма җылы булачак. Урыны белән плюс 27гә җитәр. Белгечләр әйтүенчә, календарь буенча җәй ахырына якынлашса да, температура августның климатик нормасына туры килә.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ннән белә аласыз.



Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар