Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда сизелерлек суытачак

Иртәгә Татарстанда сизелерлек суытачак

https://tnv.ru

18 Август 2025, 15:06

Иртәгә, 19 августта, Татарстанда яңгырлар көтелә. Урыны белән алар көчле булачак, кайбер районнарда коеп та явачак. Яшен һәм боз яву да фаразлана. Төнлә һәм иртән - томан! Җил тизлеге 24 м/с кадәр арта. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +12..+17 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +17..+22 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +14..+16 градуска җитәчәк. Көндез һава +17..+19 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: ТНВ, Ләйлә Шиһабетдинова

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар