Онлайн трансляция

Свернуть

Синоптиклар РФ үзәгендә 1 сентябрьгә фараз белән гаҗәпләндерде

Синоптиклар РФ үзәгендә 1 сентябрьгә фараз белән гаҗәпләндерде

https://tnv.ru

26 Август 2025, 10:42

Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд "Интерфакс"ка биргән интервьюсында 1 сентябрьгә РФ башкаласында җәйге һава торышы вәгъдә итте.

Вильфанд сүзләренчә, Белем көнендә температура +25 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Метеоролог билгеләп үткәнчә, җәйнең соңгы ял көннәрендә Россия Федерациясенең күпчелек өлешендә температура климатик нормадан артып китәчәк.

Шул ук вакытта Татарстанда җәйнең соңгы атнасында һаваның уртача тәүлек температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 2-3 градуска түбәнрәк булыр дип фаразлана.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар