Онлайн трансляция

Свернуть

Быелгы кыш уртача климатик нормадан 1-2 градуска җылырак булачак

Быелгы кыш уртача климатик нормадан 1-2 градуска җылырак булачак

https://tnv.ru

03 Октябрь 2025, 16:00

128

0

Быелгы кыш уртача климатик нормадан 1-2 градуска җылырак булачак

Быелгы кыш уртача климатик нормадан 1-2 градуска җылырак булачак. Бу хакта бүген Россиянең Гидро-метеорология үзәгеннән хәбәр иттеләр. 

Гадәттә беренче салкыннар инде ноябрьдә үк башланса, быел алай булмас, диләр. Иң салкын ай - гыйнварда да температура нормадан 1 градуска артыграк көтелә. Ә мартта аномаль җылы көннәр фаразлыйлар. Татарстан климатологы, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, мондый һава торышы хәзер гадәтигә әйләнеп бара. 

Көз, кыш, язның җылы килүе, җәйнең эссе булуы - соңгы елларга хас күренеш. Быелгы җәй 150 ел эчендә - иң җылы 3 җәй исемлегенә кергән.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ннән белә аласыз. 

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар