https://tnv.ru
27 Октябрь 2025, 13:59
Киләсе ялларда Татарстанда беренче кар фаразлыйлар. Бу көннәрдә республикада суытачак. Машина йөртүчеләргә җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырыр вакыт килеп җитте.
"Фобос" үзәге һәм синоптик Евгений Тишковец мәгълүматы буенча, бу атна башында көчле яңгырлар көтелә. Алар үзәк Россиядә дә, Идел буенда да узачак.
Моннан тыш, иртәгә безнең төбәктә көчле җил булачак - секундына 17 метрга кадәр. Һава әлегә +6 һәм +11 градус дәрәҗәсендә тора.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0