Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 30 октябрьдә яңгыр һәм томан көтелә: температура +2 градуска кадәр төшә

Татарстанда 30 октябрьдә яңгыр һәм томан көтелә: температура +2 градуска кадәр төшә

https://tnv.ru

29 Октябрь 2025, 14:57

133

0

Татарстанда 30 октябрьдә яңгыр һәм томан көтелә: температура +2 градуска кадәр төшә
Иртәгә, 30 октябрьдә, Татарстанда яңгырлар көтелә. Көндез алар тынып торачак. Төнлә һәм иртән - томан. Җил тизлеге 5-10 м/с кадәр арта. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +2..+7 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +5..+10 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +2..+4 градуска җитәчәк. Көндез һава +6..+8 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар