Онлайн трансляция

Свернуть

Синоптик: Татарстанда кар ноябрь башында ява башлаячак

Синоптик: Татарстанда кар ноябрь башында ява башлаячак

https://tnv.ru

29 Октябрь 2025, 17:26

53

0

Татарстанда ноябрьнең беренче декадасында кар төшә башлаячак. Бу хакта "Татар-информ"га "МЕТЕО" фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.

"Республикада беренче сизелерлек кар 4 ноябрьдә төнлә төшәчәк. Алга таба 7 ноябрьгә кадәр бераз карлы һава торышы сакланачак. Бу чорда кар урыны белән көн саен диярлек явачак. Чәршәмбе, 5 ноябрьдә, карны яңгыр алмаштырачак", - дигән ул.

Беренче декада азагына кар юкка чыгачак һәм республикада ике көнгә кояшлы һәм аз болытлы һава торышы урнашачак.

"Икенче декадада кар көтелми, әмма яңгырлар яву ихтимал", - дип ассызыклады синоптик.

Ноябрьнең беренче декадасында Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 1-1,5 градуска югарырак булачак, дип өстәде шулай ук Ильин.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар