Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларны томан турында кисәттеләр

Татарстанлыларны томан турында кисәттеләр

https://tnv.ru

30 Октябрь 2025, 17:53

Татарстанлыларны һәм республика кунакларын атмосфера күренешенең кабатлануы турында ТР әйләнә-тирә мохитне мониторинглау Гидрометеорология идарәсе белгечләре кисәтте.

"30 октябрь кичендә, төнлә һәм 31 октябрь көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда төнлә һәм иртән)", - диелә ведомство хәбәрендә.

Томан вакытында җәяүлеләргә үзләре белән яктылыкны кире кайтара торган элементлар йөртергә, ә машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә, томанга каршы фаралар кулланырга киңәш итәләр.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар