Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда әлегә кыш килүен көтәргә кирәкми

Татарстанда әлегә кыш килүен көтәргә кирәкми

https://tnv.ru

31 Октябрь 2025, 15:49

9

0

Татарстанда әлегә кыш килүен көтәргә кирәкми

Татарстанда әлегә кыш килүен көтәргә кирәкми. Бу ялларга вәгъдә ителгән кар да тагын берничә атнага соңарачак. Моның турында бүген синоптиклар хәбәр итте.

 Республикада хәзер яңгырлы циклон хакимлек итә. Шуңа аномаль җылы көннәр тора. Температура хәзер нормадан бер градуска югарырак. Татарстанның гидрометеорология үзәге мәгълүматына караганда, ялларда 7 градуска кадәр җылы була. Урыны белән кабат яңгыр явачак. Россия гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әле кар турында уйларга иртәрәк, ди. 

Аның сүзләренчә, кар ноябрь уртасыннан да иртәрәк ятмачак. Шулай да, бәйрәм көннәрендә Татарстанның кайбер районнарында төнлә температура нольдән түбән төшәргә мөмкин.

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.

Фото: ТНВ

 

 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар