Онлайн трансляция

Свернуть

Яллар вакытында антициклон Татарстанга суыклар һәм кар алып килә

Яллар вакытында антициклон Татарстанга суыклар һәм кар алып килә

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2025, 14:57

472

0

Яллар вакытында антициклон Татарстанга суыклар һәм кар алып килә
Синоптик Александр Шувалов "Татар-информ"га биргән интервьюсында Татарстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк дип белдерде. -5 градуска кадәр җиткән беренче суыклар һәм җепшек кар киләчәк.

Татарстанга арктик антициклон килде. 1-4 ноябрьдә көндез республика буенча +2..+3 градустан югары булмаячак. Төннәрен Татарстанның көнчыгышында аеруча салкын булачак.

Мәсәлән, Әлмәттә һәм Чаллыда төнлә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк. Казанда -0 градустан -2 градуска кадәр.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар