Онлайн трансляция

Свернуть

Җылы ноябрь: Казанда 102 ел элек булган һава температурасы рекорды яңартылды

Җылы ноябрь: Казанда 102 ел элек булган һава температурасы рекорды яңартылды

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2025, 10:15

18 ноябрьдә, сишәмбе көнне, Казан 102 ел элек булган температура рекордын яңартты, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.

Аерым алганда, «Казан» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, кичә һава +8,9 градуска кадәр җылынган, ә «Казан-Сокол» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча — +9,6 градуска кадәр.

Ведомство мәгълүматы буенча, 18 ноябрьдә һава температурасының алдагы абсолют максимумы «Казан» метеостанциясендә 1923 елда теркәлгән һәм +8,8 градус тәшкил иткән.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар