Онлайн трансляция

Свернуть

Берничә көндә Татарстанда һава температурасы нормадан 8-9 градуска югарырак булачак

Берничә көндә Татарстанда һава температурасы нормадан 8-9 градуска югарырак булачак

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2025, 15:05

117

0

Берничә көндә Татарстанда һава температурасы нормадан 8-9 градуска югарырак булачак
Бу көннәрдә Татарстанда һава температурасы нормадан 8-9 градуска югарырак булачак. Бу хакта "Татар-информ"га биргән интервьюсында ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь белдерде.

"Климат нормасы якынча -5 градус тәшкил итә. 27-28 ноябрьдә көндезге температура +4..+5 градуска кадәр, ә төнге температура 0 от -4 градуска кадәр булачак. Алдагы берничә көндә яңгыр һәм кар яву көтелә", - дип аңлатты Гоголь.

Гоголь фаразлавынча, 30 ноябрьгә температура бераз төшәчәк, республика буенча күбесенчә явым-төшемсез булачак.

Фото: TNV.RU 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар