Онлайн трансляция

Свернуть

Икенче атнага Татарстанда -16 градус фаразлыйлар

Икенче атнага Татарстанда -16 градус фаразлыйлар

https://tnv.ru

04 Декабрь 2025, 15:55

62

0

Икенче атнага Татарстанда -16 градус фаразлыйлар
Татарстанда якын көннәрдә һава торышы турында ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре сөйләде. Фаразларга караганда, -16 градуска кадәр салкыннар киләчәк. Аларны киләсе атна башында көтәләр.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, атна ахырына кадәр Татарстанда температура нормадан 8-10 градуска югары булган бик җылы һава торышы сакланачак. 5-6 декабрьдә урыны белән бераз явым-төшем көтелә, күбесенчә җепшек кар һәм кар.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Минималь температура төнлә 0..-4 градус, көндез +2..-2 градуска кадәр булачак. Юлларның аерым участокларында бозлавык ихтимал.

ТР Гидрометүзәгенең башлангыч фаразы буенча, дүшәмбе, 8 декабрьдә, төбәк территориясенә салкын төньяк антициклон йогынтысы формалашачак.

Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем ихтималы зур түгел; температура фоны төнлә -9..-14 градуска кадәр төшәчәк, көндез -7..-12 градус көтелә.

Сишәмбе көнне, 9 декабрьдә, Татарстанда явым-төшем ихтималы аз, төнлә -11..-16 градус, көндез -7..-12 градуска кадәр.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар