Онлайн трансляция

Свернуть

Кышның салкыннары озак бармады. Иртәгә Татарстанда һава температурасы күтәрелә

Кышның салкыннары озак бармады. Иртәгә Татарстанда һава температурасы күтәрелә

https://tnv.ru

17 Декабрь 2025, 16:21

3

0

Кышның салкыннары озак бармады. Иртәгә Татарстанда һава температурасы күтәрелә

Көттереп килгән кышның салкыннары озак бармады. Иртәгә Татарстанда һава температурасы күтәрелә, урыны белән плюс 2 булачак. 

Бүген республикага циклонның атмосфера фронтлары якынлашты. Шуның нәтисендә кар яуды. Иртәгә җепшек кар көтелә. Төнлә һәм көндез һава температурасы үзгәреп тору сәбәпле, бозлавык хасил булырга мөмкин. Томан төшүе дә ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк. 

МЧСта - җәяүлеләргә дә, автомобиль хуҗаларына да юлларда йөргәндә сак булырга кирәклеген искәрттеләр. Атна ахырына кадәр кыш өчен җылы саналган шундый һава торышы торачак.

Фото: сгенерировано ИИ


 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар