Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда буран һәм көчле җил: Гидрометүзәк шторм кисәтүе таратты

Татарстанда буран һәм көчле җил: Гидрометүзәк шторм кисәтүе таратты

https://tnv.ru

25 Декабрь 2025, 16:59

8

0

Татарстанда буран һәм көчле җил: Гидрометүзәк шторм кисәтүе таратты
Татарстан Гидрометеорология үзәге республика территориясендә якындагы тәүлектә һава торышының начараюы турында кисәтү чыгарды.

Синоптиклар фаразлавынча, төбәктә буран көтелә, җилнең тизлеге көчәеп, урыны-урыны белән 15 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук бозлавык ихтималы бар. Күрү мөмкинлеге 1–2 км га кадәр кими ала.

Татарстан МЧСы кешеләрне юлларда аеруча сак булырга, кирәк булса, өлкәннәргә ярдәм итәргә чакыра. Гадәттән тыш хәлләрдә һәм ашыгыч хезмәтләр өчен телефон — 112.

Фото: Генерация ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар