Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа ел төнендә нинди һава торышы көтелә?

Яңа ел төнендә нинди һава торышы көтелә?

https://tnv.ru

30 Декабрь 2025, 10:30

54

0

Яңа ел төнендә нинди һава торышы көтелә?
Татарстанда яңа ел төненә һәм 2026 елның беренче көненә фаразларны республика Гидрометеорология үзәге белгечләре тәкъдим итте.

Синоптиклар фаразлавынча, 31 декабрьдә төнлә һава температурасы -9...-14 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3 до -8 градуска кадәр җитә. Шул ук вакытта кар яву, буран һәм җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Яңа ел төнендә республика буенча термометр баганалары -9дан -14 градуска кадәр күрсәтәчәк, аязганда -17 градуска кадәр салкын булачак. 1 гыйнварда көндез -7 дән -12 градуска кадәр булыр дип көтелә. Кар ява. Җил секундына 6-11 метрга кадәр басыла. Юлларда бозлавык.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар