М-7 «Волга» трассасының Казаннан Яр Чаллыга кадәрге өлешендә кайбер төр транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде
https://tnv.ru
04 Январь 2026, 12:19
4
0

М-7 «Волга» федераль трассасының Казаннан Яр Чаллыга кадәрге өлешендә автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Чикләү һава торышы һәм юл шартлары яхшырганчы гамәлдә калачак. Уңайсыз һава шартлары сәбәпле, республика халкын шәхси транспортта юлга чыкмаска чакырдылар.
Дәүләт автоинспекциясендә шулай ук юлга чыгу мәҗбүри булган очракта тизлек режимын катгый сакларга, дистанцияне һәм ян араны арттырырга, кискен маневрлардан тыелып торырга киңәш иттеләр. Моннан тыш, үзең белән җылы кием, зарядланган телефон һәм кирәкле инструментлар алу сорала.
Юлда гадәттән тыш хәл килеп чыкса, Дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5-333-888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: ИИ тарафыннан ясалган / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0