Онлайн трансляция

Свернуть

Юлларда сак булыгыз: Синоптиклар бу атнага фаразларын бирде

Юлларда сак булыгыз: Синоптиклар бу атнага фаразларын бирде

https://tnv.ru

07 Январь 2026, 16:31

299

0

Юлларда сак булыгыз: Синоптиклар бу атнага фаразларын бирде
Алдагы көннәрдә Татарстанда карлы һава торышы, көчле җил һәм бозлавык сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге белгечләре хәбәр итте.

8 гыйнварда республикада кар, җепшек кар һәм вак яңгыр көтелә, кайбер районнарда буран булуы да ихтимал. Төнлә һава температурасы -4…-9 градус, көндез -5…0 градус булачак.

Җомга, 9 гыйнварда, явым-төшем дәвам итә. Төнлә -3…-8 градус, көндез -1…-6 градус көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан 6–11 м/с, урыны белән 17 м/ска кадәр көчәергә мөмкин.

Шимбә, 10 гыйнварда, һава торышы бераз тынычланачак: төнлә явым-төшем фаразланмый, көндез бераз кар ява ала. Төнлә -5…-10 градуска, көндез -2…-7 градуска кадәр суытачак. Бозлавык юлларда хәрәкәтне катлауландырачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар