https://tnv.ru
09 Январь 2026, 10:50
11
0

Яңа ел каникуллары тәмамлану һәм эш көннәре башлану уңаеннан Татарстандагы һава торышы турында ТР Гидрометүзәге белгечләре сөйләде.
Җомга, 9 гыйнварда, Татарстан циклонның җылы секторында калачак. Аз күләмдә кар, вак яңгыр, җиңелчә буран, томан һәм бозлавык көтелә. Төнлә һава температурасы -2.-7 градуска кадәр төшәчәк, көндез 0.-5 градус була. Юлларда — бозлавык.
Шимбә, 10 гыйнварда, һава торышын көнбатыш циклонының чираттагы атмосфера фронты үзгәртәчәк: кабат кар явуы көтелә. Төнлә -5…-10 градуска кадәр суыта, көндез -2…-7 градус фаразлана.
Якшәмбегә каршы төндә, 11 гыйнварда, аз һәм уртача кар явуы дәвам итәчәк, термометр баганалары -6…-11 градус күрсәтәчәк. Көндез явым-төшем урыны белән генә була, һава температурасы -2…-7 градуска кадәр күтәрелә.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча, 12-13 гыйнварда (дүшәмбе-сишәмбе) циклонлы һава торышы сакланачак: урыны белән кар ява, көндез температура -1…-6 градус тәшкил итәчәк.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0