Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында -15 градуска кадәр суыта

Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында -15 градуска кадәр суыта

https://tnv.ru

13 Январь 2026, 15:10

143

0

Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында -15 градуска кадәр суыта
Иртәгә, 14 гыйнварда, Татарстанда суыта башлый. Төнлә урыны белән кар ява башлый, кайбер җирләрдә буранлап та ала. Көндез сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил тизлеге 14 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -7..-12 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Кайбер районнарда һава температурасы -15 градуска кадәр төшә. Көндез -5..-10 градус.

Казанда төнлә температура -7..-9 градуска җитәчәк.. Көндез һава -5..-7 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар