Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда -31 градус фаразлыйлар

Иртәгә Татарстанда -31 градус фаразлыйлар

https://tnv.ru

16 Январь 2026, 15:30

235

0

Иртәгә Татарстанда -31 градус фаразлыйлар
Иртәгә, 17 гыйнварда, Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил тизлеге 4-9 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -14..-24 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Кайбер районнарда һава температурасы -26..-31 градуска кадәр төшә. Көндез -11..-16 градус.

Казанда төнлә температура -19..-21 градуска җитәчәк.  Түбән урыннарда -25..-27 градус. Көндез һава -14..-16 градуска кадәр күтәрелә. Юлларда тайгак!

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар