https://tnv.ru
19 Январь 2026, 17:52
69
0

Шимбә-якшәмбе - быелгы кышның Татарстан өчен иң салкын көннәре булып тарихка керергә мөмкин.
24 һәм 25 гыйнварга синоптиклар температураның кискен төшүен фаразлый. Төнлә урыны белән 30, 33, хәтта 35 градус салкын булачак. Көндез дә 19-24 тирәсе. Мондый зәмһәрир һава торышын безгә Арктика өстендә формалашкан көчле антициклон алып керәчәк.
Төньяктан килүче бу һава массалары температураны нык төшерәчәк. Бүген Республика буенча җылытты, урыны белән ябалак-ябалак кар яуды. Ә котыпның салкын сулышын инде чәршәмбе кичен тоя башлаячакбыз. Пәнҗешәмбедән, атмосфера басымы күтәрелә башлый, явым-төшем туктый, салкыннар көчәя. Тәүлекнең уртача температурасы алдагы ялларда нормадан 13-15 градуска түбән булыр.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0