Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда көчле җил аркасында кисәтү тараттылар

Татарстанда көчле җил аркасында кисәтү тараттылар

https://tnv.ru

26 Январь 2026, 17:26

125

0

Татарстанда көчле җил аркасында кисәтү тараттылар
Якындагы тәүлектә Татарстанда метеошартлар кискен начараячак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге белгечләре кисәтү чыгарды.

Аерым алганда, 27 гыйнвар көндез республика территориясендә көчле көньяк һәм көньяк-көнбатыш җил көтелә. Кайбер урыннарда җил тизлеге 15–18 м/с җитәргә мөмкин.

Казанда һава агымының тизлеге 15-17 м/с булачак. Шулай ук буран фаразлана, күрү мөмкинлеге 1–2 км га кадәр начараюы ихтимал. Татарстанда төнлә исә кайбер урыннарда салкыннар -31 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар