Онлайн трансляция

Свернуть

Куркыныч атна: Татарстанда 5 көндә айлык явым-төшем көтелә

Куркыныч атна: Татарстанда 5 көндә айлык явым-төшем көтелә

https://tnv.ru

27 Январь 2026, 13:15

24

0

Куркыныч атна: Татарстанда 5 көндә айлык явым-төшем көтелә
Татарстан территориясендә 28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр һава торышы сизелерлек начараю турында доклад-киңәшне ТР Гидрометүзәге белгечләре чыгарды.

Ведомство мәгълүматлары буенча, әлеге чорда республикадагы һава торышы актив фронталь бүленешләр тәэсирендә формалашачак.

Уртача һәм көчле кар явуы, күрү мөмкинлеге начараюга китергән бураннар, 15–18 м/с кадәр көчле җил көтелә, бозлавык булуы да ихтимал. Юлларда тайгак һәм кар көртләре хасил булуы фаразлана.

Исәпләүләр буенча, бу вакыт эчендә Татарстанда 30дан 60 мм га кадәр һәм аннан да күбрәк явым-төшем ятарга мөмкин, бу айлык нормадан артып китәчәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар