Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кискен җылыта һәм мул кар явачак

Татарстанда кискен җылыта һәм мул кар явачак

https://tnv.ru

27 Январь 2026, 13:48

12

0

Татарстанда кискен җылыта һәм мул кар явачак
Татарстан Гидрометүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь "Татар-информ"га биргән интервьюсында республикада мул кар яву һәм һава температурасының кискен күтәрелүе турында хәбәр итте.

“Салкыннардан без карга күчәбез. Кар шактый күп явачак, явым-төшем күп булачак”, — диде ул, бу чорда техникага көчәйтелгән режимда эшләргә туры киләчәген билгеләп.

Һава торышындагы кискен үзгәрешләрнең сәбәбе — көнбатыштан килгән циклонның фронталь бүленешләре. Гоголь сүзләренчә, хәзер Татарстан районнарында кар катламының биеклеге 20дән 40 смга кадәр тәшкил итә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар