https://tnv.ru
02 Февраль 2026, 17:03
4
0

Татарстанда бу кышның иң карлы атнасы узды. Кар Дүшәмбе иртән генә тәмамлана алды. Явым-төшем күп булудан тыш, салкынайта һәм җил чыгачак.
Хәзер Республикада җаваплы хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли, Казанда "Буран" планы гамәлдә кала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һава торышының катлаулы вәзгыят китереп чыгаруы турында әйтте һәм берничә бурыч куйды.
Юл хезмәткәрләре, подрядчы оешмалар, идарә компанияләре яуган карны чистартып, авыл һәм шәһәр хуҗалыгының тотрыклы эшчәнлеген, кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә бурычлы.
Республикада ике айлык норма кар яуган районнар. Бу исемлеккә Арча белән Югары Ослан кергән. Бүген Алия Сабирова Арча якларына юл тотты һәм Республика буенча кар чолганышыннан ничек арынуларын күреп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0