Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда юлларны чистартырга 1110 берәмлек махсус техника чыккан

Казанда юлларны чистартырга 1110 берәмлек махсус техника чыккан

https://tnv.ru

04 Февраль 2026, 15:21

20

0

Казанда юлларны чистартырга 1110 берәмлек махсус техника чыккан
Казанда узган тәүлектә урамнарны чистартырга 1 110 берәмлек махсус техника һәм 692 юл эшчесе чыккан. Шул вакыт эчендә шәһәрдән 31,6 мең тонна кар чыгарылган.

Юлларны эшкәртү өчен 268 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 22 тонна реагент һәм 246 тонна ком-тоз катнашмасы кулланганнар. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кышкы чорда ТР башкаласыннан кар эретү пунктларына барлыгы 655,5 мең тонна кар чыгарылган, ә юлларны эшкәртүгә 45,5 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар