Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кинәт җылытып җибәрәчәк

Татарстанда кинәт җылытып җибәрәчәк

https://tnv.ru

12 Февраль 2026, 16:39

4

0

Татарстанда кинәт җылытып җибәрәчәк
Татарстанда кинәт җылытып җибәрәчәк. Синоптиклар фаразы буенча, иртәгә температура урыны белән плюс 1 градуска кадәр күтәрелә.

Шуңа әле буран һәм көчле җил өстәлә, дип кисәтә Гидрометеорология үзәге. Аның тизлеге секундына 22 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда - кар боткасы, бозлавык хасил булачак. Күз күреме 1 чакрымнан да артмый. Мондый һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Дәүләт Автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләргә сак булырга, бик кирәк булмаганда ерак юлга чыкмаска киңәш итә.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар