https://tnv.ru
18 Февраль 2026, 11:29
17
0

Соңгы тәүлектә Татарстан кар камалышында калды. Бүгенгә аның катламы 90 сантиметрга җиткән. Бу - 60 ел эчендә иң югары күрсәткеч һәм рекорд!
Буран быел булганнары арасында иң көчлесе дип санала. Ул юлларда күз күремен урыны белән нольгә калдырды, барлык төп трассаларны ябарга мәҗбүр итте. Шәһәр тормышына җитди йогынты ясады.
Иртәнгә Казанда кар авырлыгын чыдата алмыйча, кабат бер йортның түбәсе җимерелгән иде. Соңгы атнада инде бишенче шундый очрак. Февраль явым-төшемгә аеруча бай булды. 16 көн эчендә айлык норманың 193 проценты яуган. Карны кайчан көрәп бететерләр һәм бүген метеорологлар табигаттә язның нинди билгесен күргән? Инзилә Хөсәенова репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0