Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда көчле кар фаразлыйлар

Иртәгә Татарстанда көчле кар фаразлыйлар

https://tnv.ru

19 Февраль 2026, 15:21

172

0

Иртәгә Татарстанда көчле кар фаразлыйлар
20 февраль, җомга көнне, Татарстанда төнлә явым-төшем көтелми, ә көндез яңадан кар явуы фаразлана — кайбер урыннарда көчле кар һәм буран булачак.

Шулай ук көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җиле көчәячәк: урыны белән 15–18 м/с ка җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

ТР Гидрометүзәге фаразы буенча, төнлә һәм иртән республикада һава температурасы -10…-15 градус, аязганда -17…-22 градуска кадәр түбәнәя. Көндез -4…-9 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә һәм иртән -10…-12 градус, аязганда -15 градуска кадәр. Көндез шәһәрдә максималь температура -5…-7 градус булачак.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар